

Мельбурндагы Дикин университеты галимнәре шуны дәлилләгән: С витаминын даими рәвештә куллану 2нче типтагы шикәр чиренә каршы көрәштә ярдәм итә икән. Чөнки ул кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә.
Галимнәр әйтүенчә, көн саен ике тапкыр 500 мг. күләмендә С витаминын куллану канда шикәр күләмен кискен киметүгә булыша, шулай ук ашаганнан соң аның кинәт күтәрелмәвен тәэмин итә икән.
“Әлбәттә, С витамины гына күптән башланган шикәр чирен дәвалап бетерә алмый, ләкин аның катлаулануын киметергә булыша, - ди галимнәр.- Ул шулай ук кан басымы күтәрелүдән һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан да саклый”.
Фото: gls.store