

Ә сез бәйрәм табынына консервадагы балык белән салат эшләргә уйлыйсызмы? Әгәр шулай икән, башта әлеге киңәшләргә күз салыгыз.
Американың Туклану һәм диетология академиясе консерваларның тоз кушылмаганын яки натрий күләме аз булганын сайларга киңәш итә. Шулай ук, тозы кимесен дисәң, банкадагы ризыкны суда чайкатырга яки андагы сутны түгәргә кирәк. “Шулай иткәндә консервалардагы тозның 40 процентыннан котылырга була”,- ди Академия белгечләре.
Җиләк-җимеш консерваларына килгәндә исә, аларны үз сутларында әзерләнгәнен сайларга кирәк.
Ниндиен сатып алмаска?
Аларның составына гына күз салу аз. Мәсәлән, әгәр дә:
* банка кабарган яки аның суты чыгып тора икән;
* банкада сыдырылган һәм тутыккан урыннар булса;
* ачудан саклаучы пломба яки наклейка бозылса;
* банкада изелгән яки башка бер зыянлаган урын булса,
консерваларны куллану тыела.
Пластик яки пыяла контейнерда булган консерваларны да игътибар белән карагыз: әгәр җитешсезлекләрне инде сатып алганнан соң күрсәгез, ул ризыкны тәмләүдән баш тартыгыз. Хәвефнең банка эчендә үрчегән тутыкта булуы мөмкин.
Фото: moneymakerfactory.ru