

Ышанырлык та түгел: елына кеше башына, яңа туган сабыйлар да, инвалидлар һәм өлкән яшьтәгеләрне дә исәпләп, 9 литрдан артык спиртлы эчемлекләр кабул ителә икән.
Бу саннар рәсми саннар гына әле, моңа рәсми булмаганы күпме өстәлә торгандыр? Эчкечелек күп илләргә хас күренеш дидек. Дөньяда 60-85 процент җинаятьләрнең исерек баштан ясалуы билгеле. Монда проблеманың икътисади ягын да билгеләп үтү кирәктер: ил күләмендә эчкечелек аркасында югалтулар чамасыз күп.
-Адәм баласы эчкечегә әверелүен үзе дә сизми кала: башта “кәефне күтәрү” өчен мәҗлесләрдә генә кабып куя, аннан соң, дус-иш белән җыелышулар ешая,- ди табиблар.- Шулай итеп, күбрәк эчкән саен, кеше упкын читенә якынлаша бара.
Димәк, анда батмас өчен... беренче чәркәне күтәрүдән сакланырга кирәктер дуслар.
Фото: rg.ru