Сәламәтлек
15 декабрь 2023, 06:05

Ә сез белә идегезме?

Адәм баласы, көндәлек мәшәкатьләргә алданып, үз организмының ни-нәрсәләргә сәләтле булуы хакында уйлап та бирми шул. Ә бит галимнәр тикшерүләр үткәреп шуларны ачыклаган:

Ә сез белә идегезме?Ә сез белә идегезме?
Ә сез белә идегезме?

   Адәм баласы, көндәлек мәшәкатьләргә алданып, үз организмының ни-нәрсәләргә сәләтле булуы хакында уйлап та бирми шул. Ә бит галимнәр тикшерүләр үткәреп шуларны ачыклаган:

  • Кеше шартлау тавышын – 12-15 чакрымнан, төнге тынлыкта исә самолет тавышын 40 чакрымнан ишетә ала икән.
  • Поезд тавышын – 10 чакрымнан, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10 чакрымнан, трактор эшләвен – 3-4 чакрымнан, ау мылтыгыннан атканны 2-4 чакрымнан, автомобиль кычкыртканны, эт өргәнне, ат кешнәгәнне 1-2 чакрымнан, кеше кычкырганны 1 чакрымнан ишетә.
  • Кеше сөйләшкән тавышны, сүзләрен аңламыйча, 300-400 метрдан, аңлаешлы сүзләрне, ютәлләүне 30-40 метрдан ишетә.
  • Су өстендә һәм томан вакытында ишетү ераклыгы артып китә, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш төзекләнеп, гадәттәгедән күпкә ераграк җитәргә мөмкин.

Фото:  mcgrp.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас