Сәламәтлек
15 декабрь 2023, 06:24

Салкын тисә, нишләргә?

Бүгенге салкын кыш көннәрендә күпләр, салкын тидерсә дә, аяк өсте йөрергә мәҗбүр. Ләкин урында ятып дәваламасаң чирнең өзлегүләргә китерергә мөмкин булуы хакында онытмагыз...

Салкын тисә, нишләргә?Салкын тисә, нишләргә?
Салкын тисә, нишләргә?

   Бүгенге салкын кыш көннәрендә күпләр, салкын тидерсә дә, аяк өсте йөрергә мәҗбүр. Ләкин урында ятып дәваламасаң чирнең өзлегүләргә китерергә мөмкин булуы хакында онытмагыз...

  • Әгәр дә салкын тисә, бүген хәтта авыл кибетләрендә дә сатылган имбир белән кайнар чәй эчегез. Моның өчен чирек стакан чистартылган һәм угычта уылган имбир өстенә бераз бал агызырга да, сүрән утта 10 минут пешерергә кирәк. Бер стакан чәйгә ярты бал кашыгы имбирле балны салып эчеп, кичен юрганга төренеп ятсагыз, иртәнгә хәлегезнең сизелерлек яхшыруын тоярсыз.
  • Шулай ук кура җиләге һәм юкә чәчәге кушып әзерләнгән чәй дә файдалы булыр. Аларның һәркайсын икешәр аш кашыгы алып, стаканга салыгыз, аннан өстенә 1,5 стакан кайнар су агызыгыз. Шифалы һәм тәмле бу “даруны” сүрән утта 3-5 минут кайнатыгыз һәм төреп суытыгыз. Төнгелеккә эчеп ятыгыз, шифасын күрерсез.

Фото: lifehacker.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас