

Йөрәкнең ишемик авыруы – бүген бар дөньяда кинәт үлемнәргә иң еш китерүче мәкерле чир. Мәкерле дибез, чөнки бу авыру акрын гына формалаша, кеше үзенең йөрәк авыруына дучар булуын еш кына хәтта сизми дә.
Йөрәк авыруларына нәрсәләр сәбәпче була соң? “Гап-гади һәм гадәти нәрсәләр”,- ди бу уңайдан табиблар. Мәсәлән, дөрес тукланмау, даими стресс эчендә яшәү, артык нык арганлык, тиешенчә йокламау һ.б. Ә йөрәк авыруларын ничек искәртергә, әгәр чир башланган икән, аны ничек итеп вакытында тотып алып, тиешле дәвалау үтәргә? Башкаланың “Медикал Он Груп” медицина үзәгенең зур тәҗрибәгә ия табиб-кардиологы, липидолог, терапевтЛәйсән Марис кызы Зәерова белән әңгәмәбез әнә шул хакта.
-Сез зур тәҗрибәгә ия, озак еллар дәвамында табиб-кардиолог булып эшләгән кеше. Эш тәҗрибәгез буенча нинди нәтиҗәләргә килдегез?
-Беләсезме, бик тә төгәл бер әйтем бар бит: “Кешеләр яман шештән яки СПИДтан курка, ә инфаркттан үлә”, дигән. Менә шунда йөрәк-кан тамырлары авыруларының бөтен куркынычы ачык күренә дә инде – аларны башта беркем дә җитди итеп кабул итми. Ә бит, уйлап караганда, йөрәк һәм кан тамырлары системасы чирләре – дөньяда кешеләрне иң еш кабергә илткән чир. Ә Русиядә – бигрәк тә!
- Бу нәрсә белән бәйле дип уйлыйсыз?
-Шулай итеп без тормышыбызда бүген барлыкка килгән уңайлылык һәм азык-төлекнең муллыгы өчен түлибездер. Юллардагы машиналарга гына карагыз әле сез – күп кешеләр инде җәяү йөрүне “онытып” бара. Азык-төлек кибетләрендәге киштәләргә карап күзләр камаша, нәтиҗәдә, кешеләрдә татлырак, майлырак, кыйммәтлерәк булса да, шаккатмалырак ризыкларны ашыйсы килү теләге көчәя бара.
Әле мин табиб булып эшли генә башлаган чорда инфаркт һәм инсульт кебек чирләр, нигездә, өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый иде. Бүген исә алар “яшәрә” бара. Әле моннан 20 ел элек кенә 45 яшьлек ир-егетнең инде 2 инфаркт кичерүен күз алдына китерү дә авыр иде бит! Бүген андыйлар шактый еш очрый. Ә шул яшьләрдәге кайсыберәүләрнең организмында холестерин күләменеңнорма 5,2 булганда 17гә кадәр күтәрелүен (!) ничек кабул итәргә? Бүген без еш кына нәкъ шундый картина күрәбез – яп-яшь хатыннар артык симерүдән һәм шуның фонында югары кан басымыннан интегә. Ә иң нәтиҗәле итеп эшләп, зур уңышларга ирешергә вакыты җиткән яшьтәге ирләрне инсульт “суга”...
-Димәк, сәламәтлекнең сере бик гади: аз ашарга да, күбрәк хәрәкәтләнергә?
-Беләсезме, мин бу уңайдан атаклы кардиолог Лео Бокерияне үрнәк итеп куясым килә:84 яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә яхшы формада. Ул кешеләргә сәламәтлек саклау өчен киңәшләр генә биреп калмыйча, үзе дә гомер буена шуларны үтәп яшәгән шәхес.
Ә сәламәтлек серенә килгәндә, чынлап та, барысы да гап-гади: туклануда чама хисен белү һәм даими рәвештә физик эш белән (әлбәттә, чама белән) шөгыльләнү. Иң мөһиме – кеше үзен кирәк чакта чикли белергә өйрәнергә тиеш. Дөньядагы диннәрнең барсында да бу хакта әйтелә һәм бу дөрес тә. Рәхәт, әлбәттә: рәхәтләнеп ашадың-эчтең дә, диванга менеп кузгалмый да хәл җыеп ятасың! Ләкин безнең иң зур хатабыз – үзебезне җәлләүдә...
Акланыр өчен мең сәбәп табарга әзербез: мәсәлән, мин арыдым, минем ял итәргә хакым бар, мин инде хәзер йөгерер яшьтән үттем һ.б.
-Бүген сез, озак еллар эшләгән табиб буларак, авыруларны дәвалау ысулларында үзгәрешләр барын тоясызмы?
-Әлбәттә, зур үзгәрешләр күзгә бәрелеп тора! Элек бүгенге кебек яхшы препаратлар булмады һәм инфаркт белән авыручы кеше 90 процент очракта диярлек инвалид кала иде. Бүген исә, әгәр кешене вакытында, ягъни инфаркт булуга шик булып, 1-1,5 сәгать эчендә дәваханәгә китерсәләр, аңа шунда ук тире аша коронар ярдәм күрсәтелә: инфаркт-бәйле артерияне стендлаубуенча операция эшлиләр. Күп кан тамырлары зыянлаган вакытта “аорта-коронар шунтирование” эшләнә. Әгәр авыру соңрак мөрәҗәгать итсә,“Ашыгыч ярдәм” машинасы килү белән үк тромболизис үткәрәләр, стационарда коронаграфия эшләнә һәм, кирәк икән, “стентирование” яки “шунтирование”билгелиләр.
1995 елларда гына әле кардиостимулятор урнаштыру буенча операция эшләү могҗизага тиң санала иде (хәтта космоска очкан кебек!), ә бүген аны дәваханәләрдә көненә берничәне эшлиләр. Ягъни бу операцияләр бүген килеп гадәтигә әверелде.
-Дәвалау курслары ничек бара, авырулар моңа җитди карыймы?
-Мине иң шаккатырганы шул: адәм балалары ризык сатып алуга меңнәрчә сум акчаларын кызганмыйлар, ә менә гомер дәвамында җыелып килгән чирләрне дәвалауга – җәллиләр. Ә бит барсы да бик гади: әгәр кешегә “ гипертония” диагнозы куелган икән, ул табиб биргән күрсәтмәләрне төгәл үтәргә һәм кирәкле даруларны даими кулланырга тиеш. Ә һич тә бер приступтан алып икенче приступка гына түгел...
Мин даими рәвештә табиб билгеләгән дару препаратларын кулланмаган кешеләрне инсульт кичергән авырулар яткан палаталарга экскурсиягә алып барыр идем. Гипертониягә җитди карамаганнар шул чакта күрерләр иде чир тарафыннан “бүләк” ителгән нәтиҗәләрне:ә бит алар – паралич, сөйләшүдән мәхрүм калу, хәрәкәтне һәм акылны югалту һ.б. Менә шундый экскурсиядән соң “дару эчмим мин, кирәге дә юк” дип батыраючылар булмас та иде, бәлки.
Нигә әле үзебезне шул чиккә җиткерергә? Бары тик табибның гади генә таләпләрен үтәү дә җитә бит: баллы һәм майлы ризыкны чикләү, җаның теләгән физик күнегүләрне даими эшләү, вакытында йокларга яту, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту. Мин “Өмет” гәзитен укучы барлык дусларыма болай дияр идем: кадерлеләрдән-кадерле булган йөрәгегезне һәм кан тамырлары системасы саулыгын саклау өчен барсын да эшләгез, дуслар!
-Ләйсән ханым, нәрсә ул инфаркт? Барыбыз да аның хакында беләбез кебек, шул ук вакытта белмибез дә...
-Инфаркт – ул йөрәк пристубы. Ул тромблар йөрәкнең ниндидер бер өлешендә кан йөреше начарайганнан барлыкка килә.
Аның билгеләренә килгәндә, түбәндәгеләр:
- җайсызлык тудыручы кысып алу, изү, күкрәк читлегенең уртасында тән кабарып китү һәм авырту тоелу. Авырту берничә минут дәвам итә, яки бер сизелә – бер югала.
- бер яки ике кулда да, яңакта, аркада, ашказанында яки муенда кыенлык тудырган хис кичерү.
- калган билгеләре: күңел болгану, салкын тир бәреп чыгу, баш әйләнү.
Гүзәл затларда бу билгеләр, ирләрдәге кебек үк, үзен күкрәк тирәсендә уңайсызлык яки авырту белән сиздерә. Ләкин алар моннан тыш шулай ук инфарктның башка билгеләрен дә тоярга мөмкин: мәсәлән, күңел болгану, һава җитмәү, косу, яңакта яки аркада авырту тою.
Әгәр дә сез санап үтелгән билгеләрнең берсен сизсәгез, мөмкин кадәр тизрәк ярдәм сорап табибка мөрәҗәгать итегез. Һәм тизрәк дәваханәгә барып җитәргә тырышыгыз.
-Ә инсультның билгеләре нинди?
-Инсульт һәм баш миендә кан әйләнешенең ишемик бозылуы баш миен тукландыручы кан тамыры өзелгәндә яки тыгылган вакытта башлана. Инсульт һәм баш миенең кан әйләнешенең ишемик бозылуы түбәндәге билгеләргә ия була:
* кинәт биттә, аяк-кулларда сиземләү тойгысы югалу. Гадәттә, бер якта барлыкка килә;
* кинәт югалып калу-өзгәләнү һәм сөйләү сәләтен югалту, яки башка кешенең нәрсә сөйләгәнен аңламау;
*бер яки ике күздә күрү сәләтен югалту;
*атлап йөрү белән проблема барлыкка килү, координация югалу, баш әйләнү;
*бер дә юктан кинәт нык итеп баш авырта башлау.
-Чир яшәрә бара дидегез...
-Кызганычка каршы, шулай. Ни өчен дигәндә, кан тамырларының яшь кешеләрдә дә зыянлавы борчуга сала. Монда, әлбәттә, күп кешеләр кичергән коронавирус инфекциясе дә үз өлешен кертми калмады. Инфаркт һәм инсульт бүген ковид кичергән 30 яшьлек кешеләрдә дә очрый, ә бит элек моны күз алдына да китерү кыен иде.
Әйе, соңгы елларда кешеләр аз хәрәкәтләнә, туклану характеры начарайды. Җитмәсә, бүгенге туклану рационында рафинадланган һәм югары калорияле ризыклар саны арта бара. Шуны онытырга ярамый: тәүлек эчендә “янып бетмәгән” өстәмә калорияләр организмда майга әверелә һәм корсакта, ботта, янбашлардагына тупланып калмый, ә шулай ук кан тамырлары эчендә дә урын ала. Менә бу инде йөрәкнең ишемик авыруына китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора.
Без үзебезгә үрнәк итеп Окинава халкының туклану буенча тәҗрибәсен алсак яхшы булыр иде. Эш шунда, борынгы Кытай легендаларында Окинава “үлемсезләр иле” дип аталган.Биредә бүген дә сәламәт һәм пенсия турында уйлап та карамаган шактый йөзьяшәрләр гомер итә.
Окинавада халык һәрвакыт кечкенә тарелкалардан ашый, аларның төп рационында яшелчәләр төп урын алып тора (көненә 300 граммнан да ким түгел).Алар түбән гликемик көчергәнеш бирүче түбән калорияле диетада, калорияләрне контрольдә тоталар һәм табын артыннан туяр-туймас килеш кузгалалар.
Окинава йөзьяшәрләре юка һәм җиңел гәүдәле, аларның уртача гәүдә массасы индексы 18-22 тәшкил итә.
Биредә яшәүче өлкәннәр депрессиягә бирешеп бармый. Урамда 90-100 яшьлек кешеләрнең мотоциклда яки тау велосипедларында йөрүен күрергә була. Күпләре каратэ, кендо, биюләр, йога белән шөгыльләнә.
-Ләйсән ханым, ничек итеп стресска каршы торырга өйрәнергә?
- Бүгенге безнең тормышта стресслардан качып котылу мөмкин түгелдер. Ләкин аларга дөрес бәя бирергә өйрәнергә һәм килеп туган ситуацияне тыныч, кайчан салкын акыл белән кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Мин, мәсәлән, әгәр кирәк икән, психологка мөрәҗәгать итәргә киңәш итәр идем. Күпләргә, психологта консультация алганнан соң, тынычландыручы препаратлар һәм дипрессиягә каршы дарулар сатып алырга кирәкми булып чыга. Бу, әлбәттә, үз чиратында организмга дарулар биргән көчергәнештән качарга ярдәм итә.
-Еш кына телевизор-радио, интернет аша йөрәк даруларын рекламалыйлар. Аларны сатып алу һәм куллану хәвефле түгелме?
-Минемчә, болай эшләргә ярамый. Әгәр сез, рекламада тәкъдим ителгән препаратның файдасы булыр дип уйлыйсыз икән, башта дәвалаучы табибка күренегез һәм бу уңайдан киңәш сорагыз.
Бар гәзит укучыларына сәламәтлек, хәерле Яңа еллар телим.
Гөлара Арсланова.