Сәламәтлек
13 декабрь 2023, 12:27

Ник шешендең, дустым?

Кешедә шешенү билгеләре тиктомалга гына хасыйл булмый.

Ник шешендең, дустым?Ник шешендең, дустым?
Ник шешендең, дустым?

Кешедә шешенү билгеләре тиктомалга гына хасыйл булмый икән. Моның сәбәпләре шактый күп. Табиб-эндокринолог Камилә Табиева бу хакта менә ниләр сөйли.
Шешенүләр кешедә яшәү рәвеше дөрес булмаган очракларда пәйда була. Аның сәбәпләре йөрәк-кан, сидек, лимфа, эндокрин һәм ашкайнату системалары эшчәнлеге бозылганда күзәтелә.
Веноз җитешсезлеге һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары шешенүләр китереп чыгара. Йөрәк патологиясе булган кешеләрнең аяклары кичкә таба шешенә. Моннан тыш, аларда тахикардия һәм тик торганда яисә аз гына йөргәндә дә тын кысылу күзәтелергә мөмкин.
Лимфа системасы авыруы булганда кеше лимфа агышы үзгәрешләре сәбәпле шешенергә мөмкин. Алар аяк-кулларда пәйда була, кичкә таба шешенү көчәя, иртәнгә яисә ял иткәннән соң юкка чыга.
Бөер авырулары булуы шулай ук биттә һәм бөтен тәндә шешенү китереп чыгара. Башка авырулардан аермалы буларак, бөер ялкынсынганда шешенү иртән күзәтелә һәм кичкә бөтенләй югалырга мөмкин. Шешенүдән тыш, аларның тиресе коры һәм аксыл була.
Ашкайнату системасы эшчәнлеге бозылуы - шешенүгә тагын да бер сәбәп. Бавырда проблемалар булганда сыекча кан тамырларында тормый, организмда туплана. Бу очракта корсак, аяк табаннары, балтырлар һәм ботлар шешенә.
Шулай ук эндокрин системасы, мәсәлән, гипотиреоз булганда шешенүләр күзәтелә. Бу очракта авыруның йөзе шешенә, тора-бара ул бөтен тәнгә таралырга мөмкин.

Фото:attuale.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас