Сәламәтлек
11 декабрь 2023, 10:26

Яңа ел бәйрәмнәрендә поликлиникалар ничек эшли?

Сәламәтлек саклау министры бу мәсьәләгә ачыклык кертте.

Валерий Шахов.  bashinform.ruВалерий Шахов.  bashinform.ru
Фото:Валерий Шахов. / bashinform.ru

Яңа ел бәйрәмнәрендә Башкортстан поликлиникалары ял көне графигы буенча 8:00дән 17:00гә кадәр эшләячәк. Чакырулар, шул исәптән кичектергесез чакырулар да, 16:00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин төбәк башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Стационар шартларда махсуслаштырылган медицина ярдәме бу көннәрдә тәүлек әйләнәсе күрсәтеләчәк. Ашыгыч медицина ярдәме станцияләре дә шундый ук режимда эшләячәк. Көненә уртача 311 күчмә бригаданы җәлеп итәргә планлаштыралар.

Дару препаратларына рецептлар 30 декабрьдә, 1-6 һәм 8 гыйнварда поликлиникада һәм өйдә язылачак.

Профилактик медицина тикшерүе һәм өлкән яшьтәге халыкка  диспансеризация 1-6 һәм 8 гыйнварда 8:00дән 17:00гә кадәр үткәреләчәк. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас