Сәламәтлек
11 декабрь 2023, 14:03

118 учреждениене модернизацияләү планлаштырыла

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

2024-2029 елларда Уфада 118 медицина учреждениесе модернизацияләнәчәк. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Уфаның сәламәтлек саклау учреждениеләрен модернизацияләү өчен төбәк программасы эшли, аны төбәк җитәкчесе башлап җибәрә. Ул үз эченә биналарны капиталь ремонтлауны һәм учреждениеләрне заманча медицина җиһазлары, мебель һәм оргтехника белән яңадан җиһазландыруны ала.

– 2022 елгы тикшерү нәтиҗәләре буенча Уфадагы биналарның өчтән бер өлеше капиталь ремонт таләп итә, ә медицина оешмалары җиһазларының яртысының  диярлек 10 елдан артык файдалану срогы бар, – дип билгеләп үтте Айрат Рәхмәтуллин. – 2029 елга халык сыйфатлы медицина ярдәме алсын өчен без бу күрсәткечләрне яхшыртырга планлаштырабыз. Программаны финанслауның гомуми күләме – 8 млрд. сум. Шуларның 3,46 млрд сумын 54 өлкәннәр һәм 33 балалар поликлиникасын, 25 республика медицина учреждениесен һәм Уфадагы стоматология поликлиникасы объектларын ремонтлауга җибәреләчәк.

Төбәкнең сәламәтлек саклау министры билгеләп үткәнчә, республика башкаласының 450 еллыгына "Сәламәт Уфа!" концепциясен булдыралар. Аның кысаларында шәһәрнең барлык медицина оешмалары мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өчен бердәм экосистемага берләштереләчәк. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас