Белә идегезме?
Ризык составындагы витаминнарны саклау өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү дә җитә. Мәсәлән:
- Азык-төлекне салкын һәм караңгы урында сакларга кирәк.
- Яшелчә, җиләк-җимеш һәм яшел тәмләткечне суда озак тотарга ярамый.
- Ризыкларны көчле кояш яктысында һәм ясалма яктылыкта тотмаска тырышыгыз.
- Азыкны алдан турап куймаска, ризык әзерләү алдыннан гына кисәргә кирәк.
- Ит һәм балыкны фольгага төреп пешерсәң, алардагы файдалы матдәләр күбрәк саклана.
Фото: travel.yandex.ru