Сәламәтлек
9 декабрь 2023, 05:17

С гепатитына тикшерелгәнең бармы?

2024 елдан башлап чирләрне искәртү чаралары составына беренче тапкыр С гепатитына каршы тәнчекләргә анализ ала башлаячаклар.

С гепатитына тикшерелгәнең бармы?С гепатитына тикшерелгәнең бармы?
С гепатитына тикшерелгәнең бармы?

2024 елдан башлап чирләрне искәртү чаралары составына беренче тапкыр С гепатитына каршы тәнчекләргә анализ ала башлаячаклар.

   Бу уңайдан инде РФ Сәламәтлек министрлыгында приказ чыгарылган. Ведомствода әйтүләрендә, мондый чара зур хәвеф тудыручы бу чирне иртә стадиядә ачыкларга, шулай ук аның Русиядә ни дәрәҗәдә киң таралуы турында мәгълүматлар алырга ярдәм итәчәк. Министрлык белдерүенчә, тикшерүләр тик гражданинның теләге буенча гына үткәреләчәк.

   “С гепатитының, гадәттә, бернинди билгеләре күзәтелми. Аны иртә стадиядә тотып алганда, кешеләрнең сәламәтлекләрен саклап калу мөмкинлеге артачак. Мондый тикшерүләрне, искәртү тикшерүләре һәм диспансеризация кысаларында, 25 яшьтән арткан гражданнарга10 елга бер тапкыр үткәрү каралган.

Фото: vrngmu.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас