Сәламәтлек
9 декабрь 2023, 14:43

Нәселен тикшереп кенә кияүгә чык!

   Яки өйлән! Шулай дип кисәтә бүген гаилә корырга ниятләгән яшьләрне Германия галимнәре.

Нәселен тикшереп кенә кияүгә чык!Нәселен тикшереп кенә кияүгә чык!
Нәселен тикшереп кенә кияүгә чык!

Яки өйлән! Шулай дип кисәтә бүген гаилә корырга ниятләгән яшьләрне Германия галимнәре.

      Элек-электән ата-бабалар кызын – кияүгә бирер, улын өйләндерер алдыннан булачак килен яки кияүнең җиде кат нәселен иләктән үткәреп кенә өйләнешергә ризалык биргәннәр. Чөнки алар начар нәселдәнлектән курыкканнар. Алар хаклы булганмы?

   Бүген күп кенә белгечләр шактый күп төрле чирләрнең сәбәбен нәселдәнлек белән аңлаталар. Шуңа күрә дә һәрбер кеше үзенең якын туганнарының, әби-бабаларының нинди чирләрдән интеккәннәрен белергә тиеш, ди алар. Чөнки бу һәр кешегә аның үзенә нәрсәләрдән сакланырга кирәклеген төшенергә ярдәм итәчәк.

   Нәселдән килгән чирләреңне белеп тору мөһим: чөнки хәтта нейродерматит, гипертония яки остеохондроз да нәселдән килүче чирләр рәтенә керә икән.

   “Әмма ләкин “хәвефле гаилә хроникасы” артык хәвефләнү өчен сәбәп булырга тиеш түгел”,- дип тә өсти белгечләр. Чөнки бүген, медицина алга киткән заманда, күп чирләрне “тезгендә” тоту, хәтта аларны булдырмый калу да мөмкин хәл.

Фото: b17.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас