Сәламәтлек
9 декабрь 2023, 05:08

Кишер ирләргә файдалырак?

Галимнәр, тикшерүләр үткәреп, шундый фикергә килгәннәр.

Кишер ирләргә файдалырак?Кишер ирләргә файдалырак?
Кишер ирләргә файдалырак?

“Туклану һәм биотехнологияләр” үзәге галимнәре, тикшерүләр үткәреп, шундый фикергә килгәннәр.

   Кишердә булган каротиноидлар кеше өчен антиоксидантлар (алар организмны зыянлы матдәләрдән саклый) булып хезмәт итәләр икән. Алар күзәнәкләрнең зарарлануына каршы тора ала һәм организмны төрле чирләрдән саклаучы ролен үти. Шулай итеп, каротиноидлар инфекцияле чирләрне “тезгенли”, акыл дәрәҗәсен үстерә, шул ук вакытта яман шеш авыруларына каршы торырга булыша.

   -Әгәр кишерне “кореячә” әзерләсәгез, ул тагын да файдалырак, – ди үзәк галимнәре. – Мондый ризык ирләрдә простата яман шеше барлыкка килүне киметә.

   Кореячә әзерләнгән кишердә барлык файдалы матдәләр яхшы саклана, составында үсемлек мае булгач андагы витаминнар яхшырак үзләштерелә.

Фото: urology-nsk.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас