Сәламәтлек
9 декабрь 2023, 09:57

Каты ютәлдән ни ярдәм итә?

   Быел ОРВИ үткәрүче бик күпләр ютәлдән котыла алмауларына зарлана.

Каты ютәлдән ни ярдәм итә?Каты ютәлдән ни ярдәм итә?
Каты ютәлдән ни ярдәм итә?

Быел ОРВИ үткәрүче бик күпләр ютәлдән котыла алмауларына зарлана.

   Табиблар әйтүенчә, ютәлләүгә күп нәрсәләр сәбәпче булырга мөмкин: вируслы яки микроплазма инфекциясенә юлыгу, бронхит һ.б. Еш кына ютәл озак дәвам итә, аны хәтта көчле препаратлар белән дә җиңү авыр.

-Ютәл “коры” һәм “юеш” була. Дару сатып алганда күпләр моңа игътибар да итми,- ди белгечләр.- Шуңа да табибка күренеп, ул тәкъдим иткән даруны гына сатып алыгыз.

Алар шулай ук күбрәк җылы сыеклык эчәргә киңәш итә, чөнки су какырык бүленеп чыгуга ярдәм итә. Ул исә сыеклыктан барлыкка килә. Шуңа да, әгәр кеше суны аз эчсә, какырык бүленеп чыгу авырлаша һәм ютәл озаграк вакыт дәвам итә.

Бүлмәдәге һаваны да дымландырып торыгыз. Бу тын юлларының лайлалы тышчалары кипмәсен өчен кирәк.

Фото: medicina.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас