Сәламәтлек
3 декабрь 2023, 15:13

“Егетләр – ышанычлы кулларда”

Шулай диде Радий Хәбиров СВОда яраланган якташларыбыз белән очрашуда.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 3 декабрьдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Мәскәүдә Академик Николай Бурденко исемендәге Баш хәрби клиник госпитальдә булып, махсус хәрби операциядә яраланган якташларыбыз белән очрашты.  

Русия Оборона министрлыгының медицина учреждениесендә дәваланучылар арасында Калтасы, Салават һәм Авыргазы районнарыннан, шулай ук Салават шәһәреннән яугирләр бар. Төбәк җитәкчесе аларга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм Шәйморатов генерал медальләрен тапшырды.

– Шәйморатов медале – ул хәрби солдат бүләге. Аны горурлык белән йөртегез, сез моңа лаек. Иң мөһиме – дәваланыгыз һәм туган якка кайтыгыз. Без сезне көтәбез. Барыгызны да эш белән тәэмин итәчәкбез. Әгәр кемгәдер яңадан укырга кирәк икән, курсларга җибәрәбез, – диде Радий Хәбиров. – Булдыра алганча, якыннарыгыз янына барырбыз, ә балаларыгызга, һичшиксез, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырачакбыз.

Төбәк җитәкчесе авыр операциядән соң сәламәтлеген ныгытучы сугышчының палатасында да булды. Радий Фәрит улы солдатны карарга килгән ана кеше белән әңгәмә вакытында гаиләгә кирәкле ярдәм күрсәтәчәкләре турында әйтте.

– Николай Бурденко исемендәге госпиталь – Русия Оборона министрлыгының югары профессиональ дәвалау учреждениесе. Егетләрнең барысы да – иң яхшы хәрби табибларның ышанычлы кулларында, – диде Радий Хәбиров.

Аның әйтүенчә, яугирләрне карашырга килгән ата-аналарны һәм туганнарын Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы кунакханәгә урнаштырырга карар ителгән.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
https://glavarb.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас