

Тәүлегенә күпме мандарин ашарга ярый – русиялеләргә тәмле җимеш куллануның тәүлеклек нормасын аңлаттылар. Баксаң, Яңа ел алдыннан мандаринны килограммлап ашарга ярамый икән.
“Нормасын ашасак кына бу цитруслар сәламәтлек өчен файдалы, - ди табиб-эндокринолог, медицина фәннәре кандидаты Зөһрә Павлова. – Төгәлрәк итеп әйткәндә, көненә биш кечкенә мандарин ашарга рөхсәт ителә".
Шул ук вакытта Павлова көндәлек норманы, ягъни, биш мандаринны көн дәвамында бүлеп ашау яхшырак дип ассызыклый. Табиб әйтүенчә, бу цитрус аппетитны ача, шуңа күрә аны төп ризыкларны – ашны, ботканы һәм башкаларны ашаганнан соң кабып кую яхшырак. Бу җимешләр аз калорияле продукт саналса да, аларда шикәр шактый күп.
Табиб Яңа елдан соң аеруча яшелчә ашлары, боткалар һәм майлы балык ашарга киңәш итә. Иртәнге аш алдыннан бер стакан җылы су эчәргә, аннары ботка ашарга: солы, карабодай, перловка боткалары менә дигән булачак.