

Заман технологияләре бик тиз үсешкән һәм алга киткән чорда яшәсәк тә, яман шеш авыруы белән чирләүчеләр кимеми, киресенчә, арта гына. Хәер, яман шешнең дә төрлесе була. Кайчак берәр эчке органны я аның өлешен “кисеп алып”, савыгып та була. Бәлки, беразга, ә бәлки, озакка да. Тик менә яман шеш канга ябышса, савыгу өмете берникадәр кими. Чөнки кан бөтен организмга таралган. Кан барлыкка китерүче күзәнәкләрне, ягъни җелекне генә күчереп утыртмасаң, еш кына яман шешнең бу төрен җиңү мөмкин түгел. Түбәндәге язмабыз җелек донорлыгы турында.
“Эчке эшләр министрлыгының Уфа Юридик институтында эшләп пенсиягә чыккач, мин волонтерлык белән шөгыльләнә башладым. 2019 елда “Мәрхәмәтле торт” (“Добрый торт”) юнәлешен үстерүдә катнаштым. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, инвалидлык алган балаларны котлый идек. Моның өчен балаларга бушлай торт пешереп бирергә риза кондитерларны эзләдек. Шул вакытта кураторым җелек донорлыгы темасы буенча очрашу оештырды. Лекциягә шулкадәр барасым килмәде, май аеның эссе көннәре тора иде. Үзем донор булу уе башыма кереп тә чыкмады, чөнки бу авырттыра торган процедура, җитмәсә, җелекне умыртка сөягеннән алалар, ә бу бик куркыныч, дип уйладым мин. Уйлаганнарым хата булуы гаҗәпкә калдырды, әлбәттә. Лекциядән соң мин һич шикләнмичә Вася Перевощиков исемендәге җелек донорлары милли регистрына кердем һәм Русиянең теләсә нинди почмагыннан регистрга кереп була торган системаны тест рәвешендә тикшерә башладым. Мин таныш-белешләремә, якыннарыма бу процедураның авыртусыз үтүен, аның хәвефсез икәнен сөйләдем. Сентябрь аена регистрда эшләргә хезмәткәр кирәкте һәм мин анда эшли башладым”, – Яна Ванюшова сүзен шулай башлады.
Пенсиядәге полиция подполковнигы Яна Ванюшова белән мин әнә шул “Мәрхәмәтле торт” акциясе аша таныштым. Аның номеры минем телефон кенәгәсендә калды һәм мин ара-тирә аның “ватсап” мессенджерына куеп барган видеоязмаларын күзәтә идем. Шул видеоларның берсендә аның ниндидер спорт чарасында яшьләрне җелек донорлары регистрына чакыруын күрдем. Бу хакта ул түбәндәгеләрне сөйләде.
–Регистрда эшли генә башлаган чорда кая барып бу проблема турында сөйләсәм дә, мотлак рәвештә кайтавазлар да, регистрга керергә теләүчеләр дә күп булыр кебек тоела иде. Әмма моның алай булмавын күрү бик кыен булды, күңелем төште дисәң дә була. Залда утырган 30, 40 кешедән 2, 3 кеше регистрга кергән чаклар булды. Соңрак кына мин моның, тәү чиратта, исеме белән бәйле булуын аңладым. Медицина, генетика, биология белән бәйле булмаган күп кенә кешеләр җелекне арка сөяге мие белән бутый. Алар умыртка баганасын күз алдына китерә. Шуннан соң гына мин 2, 3, 4, 5 ел дәвамында проблема хакында ишетеп белдерүгә эшләргә (работать на наслышанность) кирәклеген аңладым. Радио станцияләре белән, төрле реклама киңлекләре белән эшләдем, хәтта лифтта да реклама биргән чаклар булды. Әйтергә кирәк, бу рекламалар гел хәйрия нигезендә куела. Чөнки без хәйрия фонды. Ягъни безнең максатыбыз – кешеләр бу хакта мөмкин кадәр күбрәк белсен һәм ешрак ишетсен. Шуңа мин барлык шәһәр чараларында катнаштым, узгынчыларның игътибарын җәлеп итәр өчен “Җелек мие регистры” дип язылган промо-стойкам янында төрле бәйрәмнәрдә басып тордым. Ягъни, аларның регистрга керүенә өмет тә итмичә. Бүгенге көндә инде нәтиҗәләргә хәтта мин көткәннән иртәрәк ирешелде дисәң дә була. Мин берәр иҗтимагый чарада булсам, кешеләр минем стойкам янына нәрсә хакында сүз барганын аңлап килә. Ә 2-3 ел элек моны күз алдына да китерү мөмкин түгел иде. Ул вакытта андыйлар булмады. Алай гына түгел, хәзер хәтта минем янымнан узып баручылар: “Ә мин регистрда”, “Мин регистрга кердем”, “Мин сезне шунда-шунда күргән идем”, – диләр. Шуңа да мин берничә ел элек куелган максатка ирешелде, дип әйтә алам. Башкортстанда хәлләр бераз булса да яхшырды. Ягъни, безнең төбәктә кешеләр бу хакта ишетеп белә, һәм бу мәсьәләгә 2-3 ел элек белән чагыштырганда зуррак ышаныч белән карый.
–Яна Владимировна, кем җелек доноры була ала?
–Җелек доноры регистрына гәүдә авырлыгы 50 килограммнан арткан, җитди хроник авырулары (мәсәлән, В һәм С гепатиты, шикәр диабеты, бавыр циррозы... – тулы исемлек rdkm.ru сайтында бар) булмаган 18-45 яшьтәге кеше керә ала. 55 яше тулганчы ул регистрда тора ала. Иң мөһиме, кешенең мотивациясе булырга тиеш. Кеше моңа җаваплы карарга тиеш. Чөнки пациент өчен бу бик мөһим. Еш кына пациентның бер туры килгән доноры була. Әгәр аны регистрда эзлиләр икән, димәк, аңа әтисе дә әнисе дә, абый-энесе, апа-сеңлесе дә туры килмәгән дигән сүз... Әйтергә кирәк, донорлык бушлай. Ул аноним. Донорга пациент бар, дип хәбәр иткән очракта, ул аның ирме, хатынмы икәнен, аның кайсы илдән һәм шәһәрдән булуын белми. Донорга туры килгән пациент чынында аның генетик игезәге була. Ике ел үткәч, ике як та риза булса, донор белән пациент очраша ала. Донор үзенең реципиентын донациядән соң белә. Аңа кешенең җенесен һәм яшен әйтәләр. Бу вакыттан алып донор белән пациент аноним рәвештә аралаша башлый ала, әмма бу язышуны регистр күзәтеп бара, ялгыш ниндидер мәгълүмат әйтелмәсен өчен. Бу бар да ирекле. Кеше регистрга үзе теләп керә. Теләсә нинди этапта ул баш тарта ала. Донация алдыннан донорны, әлбәттә тикшерәләр. Пациентка кан барлыкка китерүче күзәнәкләрне (кроветворные клетки) күчерер алдыннан аның сәламәтлегендә бернинди дә яшерен авырулар юкмы икәнлекне тикшерәләр. Бу тикшеренүне донор үзе сайлаган лабораториядә үтә, мәсәлән, Инвитро яисә Лорак. Анда тапшырган анализларны регистр үз исәбеннән түли. Донация (кан барлыкка китерүче күзәнәкләрне (җелекне) күчерү) Мәскәүдә яисә Санкт-Петербург шәһәрендә үтә. Анда барып-кайтуны, яшәү-туклануны да регистр түли.
–Регистрга ничек кереп була?
–Безнең партнерларга (Инвитро лабораторияләр челтәре) мөрәҗәгать итәргә була. Теләсә касы вакытта барырга мөмкин, кеше ашаган булса да, азрак салкын тигән булса да, башка берәр анализ бирергә килгәндә ул: “Мин җелек донорлары регистрына керергә телим”, – дип, үзенә тагын бер пробирка сорап алала. Моның өчен түләргә кирәкми. Әгәр донор булырга теләгән кеше районда яшәсә, анда Инвитро булмаса, ул Вася Перевощиков исемендәге җелек донорлары милли регистры сайтына кереп, үзенә җайлы булган почта бүлегенә битнең (внутрення сторона щеки) эчке ягыннан мазок алу өчен таякчыкларга заказ ясый ала. Почта бүлегенә анкета, таякчыклар, инструкция белән кире китәсе конверт килә. Бар да аңлашыла, бернинди аерым стериль шартлар таләп ителми. Моны почта бүлегендә үк һәркем үзеаллы эшли ала. Ягъни моны Русиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәгән кеше эшли ала. Тагын бер юл – Kazan Express маркетплейсы аша.
–Яна Владимировна, әйтегез әле, регистрга керү ул әле донор булу дигән сүз түгел бит?
–Әйе. Мазок яисә кан тапшырып җелек донорлары регистрына керүчеләр – потенциаль донорлар. Донорның күзәнәкләре кемгә дә булса туры килде икән, пациентка күзәнәкләрен бирү ысулын донор үзе сайлый. Ике ысул бар. Беренчесе – оча сөягеннән, җелекнең сөякләрдә икәнен беләбез, ә оча сөягендә ( умыртка сөягендә түгел) ул иң күп күләмдә. Донор бу очракта гомум наркоз астында була. Җелек ул канга охшаган, аны кан алган кебек алалар. Процедура 30-40 минут дәвам итә. Ешрак икенче ысулны сайлыйлар. Ул венадан кан тапшырган кебек. Тәүдә донор дүрт көн әзерләнә, бишенче көнне кан тапшыра. Бер кулыннан канын алалар, махсус аппарат аннан кан барлыкка китерүче күзәнәкләрне реципиент өчен аерып ала, һәм бу кан икенче кулындагы кан тамырына кире кайта. Процедура 4 сәгатьләп дәвам итә, донор үз аңында, телевизор карый, китап укый ала. Донациядән соң өенә кайтып китә. Стационарда булу таләп ителми. Күзәнәкләрнең организмдагы гомум санының 3-5%ын алалар, якынча 10 көн эчендә сәламәтлек өчен бернинди зыянсыз бу күзәнәкләр тулылана.
–Яман шеш белән авырган пациентның аңа туры килгән донорны табу өмете зурмы?
–10 000 кеше арасыннан 1 донор туры килергә мөмкин. Шуны да аңларга кирәк, кеше регистрга мөрәҗәгать итте икән, димәк, аңа туганнары арасыннан туры килгән донор табылмаган. Әти-әниләр сирәк туры килә, чөнки без яртылаш әнидән, яртылаш әтидән торабыз. Апа-абыйлар бары тик 25% очракта гына туры килә. Бу – генетика. Шулай итеп, гаилә эчендә донор табу бик читен. Нәкъ шуңа да тугандаш булмаган донорлыкны (неродственное донорство) үстерү мөһим. Һәм менә бу туры килүгә генотип та зур йогынты ясый, икенче төрле әйткәндә, милләт. Шуңа башка регистрларда донор эзләү файдасыз диярлек. Мәсәлән, әгәр Якутиядә кемдер онкогематология чиренә дучар булды икән, аңа донорны татар-башкортлар арасында эзләү файдасыз. Шуңа күрә үзара катнаша торган кече халыклар мотлак рәвештә регистрга керергә тиеш. Бүген бөтен Русиягә җелек донорлары регистрында 200 меңнән артык потенциаль донор теркәлгән. Бу бик аз. Чагыштыру өчен, Германия регистрында 11 миллион кеше исәпләнә, Польша регистрында – 2 миллион кеше, АКШ регистрында – 13 миллион кеше. Ә безнең илдә нибары 200 мең донор теркәлгән. Бу коточкыч дәрәҗәдә аз. Русиядә һәр 20 минут саен кемдер кан яман шеше белән авыруы хакында белә, диләр. Һәр онкология чирен дәвалаган кебек үк, бу яман шешне дә химия терапиясе белән дәвалый башлыйлар. Тик, кызганычка каршы, бу ысул барысына да булышмый. Ел саен 10 меңләп кеше трансплантациягә мохтаҗ. Ә процедураны нибары 2 мең кеше үтә. Башкаларга туры килгән табылмый. Туганнар арасында да, Русия регистрында да. Чит ил регистрларына мөрәҗәгать итү кыйммәт. Туры килгән донор бармы-юкмы икәнлекне карар өчен генә дә 6 мең евро (!) түләргә кирәк. Әгәр тур килгән донор табылса да, мәсәлән, славян генотибы, ул очракта тагын 22 мең евро кирәк. Ә мондый акчалар, гадәттә, кешедә булмый. Шуңа үзебезнең регистрны үстерү бик мөһим.
–Сез үзегез регистрда торасызмы?
–Әлбәттә, мин дә, ирем дә регистрда теркәлдек. Балаларым әле бәләкәй, әмма алар бу хакта белә, башкаларга сөйли. 18 яшьләре тулгач, алар мотлак рәвештә җелек донорлары регистрына керәчәк.
–Яна Владимировна, донор материалының пациентка туры килгән бәхетле очраклар бармы?
–Әлбәттә бар. Безнең Уфада берничә донор бар. Уфада яшәүче ул вакытта биш яшьлек малайга донор табылган иде. Хәзер малайга инде җиде яшь, трансплантациядән соң нәкъ ике ел үтте. Очрашырлармы икән алар, белмим. Кайчакта донорлар үзләре пациентлар белән очрашырга омтылмый, кайчакта ата-ана яңадан бу коточкыч йөрәк әрнүләре аша үтә алмасбыз дип шөбһәләнә. Бу очрашуны, киресенчә, түземсезләнеп көткәннәр дә бар. Донорлар арасында бер хатын бар, әйткәндәй, аның исеме Александра, пациент та Александр исемле. Тагын бер донор белән шәһәр көнендә таныштым. Татьяна исемле донор бар. Аның хакта Малышева тапшыруын караганда белдем. Анда җелек трансплантациясен үткәргән хатын бар иде. Малышева аңардан донор белән танышсызмы, дип сорагач. Хатын әйе, ул Уфадан дип җавап бирде. Мин бик шатландым бу хәбәргә. Әлбәттә, җелек трансплантациясен кичергән авырулар да күп, әмма алар бу хакта артыгын сөйләп бармый.
–Яна Владимировна, әйтегез әле, җелек трансплантациясен кичергәннәр озак яшиме? Алар, әйтик, бала таба аламы? Үзләре регистрга керә аламы?
–Күпме яшәү мәсьәләсенә килгәндә, төрлечә. Кайчакта тулысынча тереләләр һәм бу хакта искә дә төшермиләр. Кызганычка каршы, теләсә нинди яман шештәге кебек, рецидив та булырга мөмкин. Моны алдан берничек тә белеп булмый. Бала таба алалар, гомумән элеккечә яши алалар. Шул ук вакытта диспансеризация протоколы бар, әлбәттә. Ә менә җелек донорлары регистрына керә алмыйлар. Анамнезда теләсә нинди онкологик авырулар булган очракта регистрга керү тыела.
Файдалы һәм фәһемле әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!