

Табиб фикеренчә, кем югары кан басымы белән интегә, тәмәке тарта һәм исерткеч эчемлекләрне артык куллана, аз хәрәкәтләнә һәм канында холестерины югары, шулар беренче чиратта инсульттан зыян күрү алдында тора.
“Кеше олыгайган саен, инсульт булу куркынычы арта. Ир-атларга яшьли, хатын-кызларда олырак яшьтә инсульт булу куркынычы зуррак. Стресс, депрессия дә бу куркыныч чиргә сәбәп булып тора.
Аның беренче билгеләре: кешенең ике кулын да күтәрергә хәле булмый, елмая алмый, сөйләшүе аңлашылмый. Авыруга ярдәм күрсәтергә 4,5 сәгать вакыт кала. Шушы ара эчендә кан-тамырлары үзәгенә илтеп өлгерергә кирәк (алар Башкортстанда 20). Беренче билгеләре күренә башлагач та ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасын чакыртырга, кешене аркасына яткырырга, кысып торган киемнәреннән арындырырга һәм саф һава белән тәэмин итәргә кирәк. Бу вакытта кешегә дару бирергә, ашатырга ярамый.