

Республикада бер атна эчендә 7-14 яшьлекләр арасында кискен респиратор авырулар белән чирләүче мәктәп укучылары саны 60 процентка арткан. Бу хакта төбәктәге Роспотребнадзор идарәсендә хәбәр итәләр.
Күпьеллык күзәтүләр буенча, бу хәл көтелгән һәм алдан фаразланган. Авыручанлыкның иң югары ноктасы декабрь ахыры - февраль башына туры киләчәк.
Роспотребнадзор белгечләре мәктәп һәм балалар бакчаларына барып чир билгеләре булган балаларны белем бирү учреждениесенә кертмәү буенча оештырылган "иртәнге фильтрлар" үткәрелүне контрольдә тота.
81 белем бирү учреждениесе тикшерелгән. 20% очракта тән температурасын үлчәү өлешчә генә үткәрелә яисә бөтенләй үткәрелми. Кагыйдәләрне бозучыларга кисәтү ясаганнар.
Чыганак: bashinform.ru