Сәламәтлек
25 ноябрь 2023, 04:45

“Без табибларны шулай югалтабыз...”

Бу хәлдән соң өлкән яшьтәгеләр күпләп эштән китә. 

v-kurse.ruv-kurse.ru
v-kurse.ru

Башкортстанда пенсияләрне индексацияләгән саен стажлы табиблы эштән китә.

Бу хакта кичә, 24 ноябрьдә, Дәүләт Җыелышы – Корылтайда авыл медицинасы проблемаларына кагылышлы түгәрәк өстәлдә әйтелде. Росздравнадзорның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Динара Гашимова фикеренчә, авылларда кадрлар проблемасы яшь белгечләр аз килү белән генә түгел, ә пенсионер медикларның күпләп эштән китүе белән дә аңлатыла.

Пенсияләре индексацияләүдән торып калмас өчен, гадәттә, пенсия яшендәге табиблар 3-4 айга эштән китеп тора. Әмма соңыннан күбесе йорт мәшәкатьләренә бирелеп яки якыннарының фикеренә колак салып, яңадан эшкә урнашмый, дип бәян итте Динара Гашимова.

“Шулай итеп без эшкә сәләтле табибларны югалтабыз: гомер буе эшләгән өлкәннәр эштән китә. Ә яңалары килми...” – дип борчылуын белдерде түрә.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас