Сәламәтлек
23 ноябрь 2023, 10:13

Алмамы соң ул алма?

Кибеттәге алма ник бозылмый?

Алмамы соң ул алма?Алмамы соң ул алма?
Алмамы соң ул алма?

Кибеттәге алма ник бозылмый?

Алма. Элегрәк ул да ят ризык булган. Аңа багышланган җырлар да туган. Ә хәзер алма һәр кибеттә бар. Иң гаҗәбе - ул еллар буе ятса да череми дә, бозылмый да. Кызык, ни өчен кибеттәге алма бозылмый икән?

Алма ел дәвамында яхшы саклансын һәм ерак араларга ташу өчен аларны махсус чаралар белән эшкәртәләр. Мондый эшкәртү сәламәтлеккә зыян китерә аламы?

Табиб-токсиколог, медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов белдерүенчә, алма дөньяның  барлык илләрендә диярлек бер үк матдәләр белән – өлгерүне акрынайту яки тизләтәтү өчен ауксин һәм этилен ингибиторлары ярдәмендә эшкәртелә.

Шулай ук бөҗәкләргә каршы эшкәртү башкарыла. Озак саклау өчен бакыр, глицерин, парафин, хлорлы кальций кулланалар, әмма иң куркынычы — дефинил. Чөнки ул, асылда, нефть эшкәртү продукты, һәм ул канцероген. Ә ничек ашарга соң аны? Алманы ашар алдыннан җылы суда юарга кирәк, сода кулланырга мөмкин.  

Әгәр дә балаларга алма бирергә җыенасыз икән, кабыгын чистартып бирегез, чөнки бу зыянлы матдәләр шунда җыела.

Фото: catherineasquithgallery.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас