Сәламәтлек
19 ноябрь 2023, 11:53

Күзләремнең нуры сүнмәсен

Күзегезгә чүп керсә...

Күзләремнең нуры сүнмәсенКүзләремнең нуры сүнмәсен
Күзләремнең нуры сүнмәсен

Күзегезгә чүп керсә...

 

Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз.Әгәр боз булмаса буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

Күзегезгә чүп керсә берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

Күздәге кызыллыкны бетерү өчен, йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз.

Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

 

Фото: travaltemis.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас