Сәламәтлек
19 ноябрь 2023, 11:59

Күз яшьләнсә...

Күз яшьләнгәндш зәңгәр чәчәк кулланыгыз.

Күз яшьләнсә...Күз яшьләнсә...
Күз яшьләнсә...

Күз яшьләнгәндә зәңгәр чәчәк кулланыгыз.

Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша:

1 аш кашыгы чәчәккә 500 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.

Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, уүз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез.

Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз.

Күз төбендәге «түгәрәкләр»дән арынырга бәрәңге ярдәм итәр.

Яшелчәне уыгычтан чыгарып күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.

Фото: lavali.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас