

Ләкин яман шеш авыруы алар арасында аерым урын алып тора...
Яман шеш авырулары –– безнең илдә генә түгел, ә бар дөньяда кешеләрне үлемгә китерүче киң таралган чирләрнең берсе санала.
Яман шеш диагнозы һәркем өчен куркыныч сүз булып яңгырый. Ләкин табиб-онкологлар белә – әлеге диагноз бүген үлем белән янаучы чир дигәнне һич аңлатмый, чөнки аның күп төрләре дәвалауга бирешә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары әйтүенчә, билгеле бер гомер чорында һәр бишенче ир-егет һәм һәр алтынчы хатын-кыз яман шеш авыруы белән очраша.
Фото: ru.wikipedia.org