Сәламәтлек
17 ноябрь 2023, 12:08

Башка кызу капмасын!

Белә идегезме: мунчада чабынган вакытта матдәләр алмашы ике тапкырга тизләшә икән.

Башка кызу капмасын!Башка кызу капмасын!
Башка кызу капмасын!

 

Белә идегезме: мунчада чабынган вакытта матдәләр алмашы ике тапкырга тизләшә икән.

   Йөрәк ешрак тибә башлый, организмда кислород запасы арта. Бронхиаль астма (әгәр приступлары артык еш күзәтелмәсә), ревматизм, периферик кан әйләнеше бозылганда мунча керү файдалы, ди галимнәр. Әгәр кешедә яман шеш, эпилепсия, миокард инфаркты (6 айга кадәр), стенокардия, югары температура булса, белгечләр мунча керергә киңәш итмиләр.

   Бүген мунча кереп ябыгырга теләүчеләр дә шактый. Ләкин аларга ашыгырга киңәш ителми икән: чөнки бу һич тә нәтиҗәле ысул түгел, ди. Аның файдасы булса да, озакка бармый. Ни өчен дисезме? Чөнки мунча кергәндә ябыгу тик организмнан бүленеп чыккан тир исәбенә, тән тиресендәге суның кимүе аркасында гына күзәтелә.

Фото: batbani.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас