Сәламәтлек
15 ноябрь 2023, 08:55

Яулык бәйләгәндә дә сак кыланыгыз, кызлар

Менә бит, табиблар 17 яшьлек кызның ашказаны юлынан яулык бәйләгәндә... йоткан очлы булавканы алганнар.

Яулык бәйләгәндә дә сак кыланыгыз, кызларЯулык бәйләгәндә дә сак кыланыгыз, кызлар
Яулык бәйләгәндә дә сак кыланыгыз, кызлар

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин үзенең социаль челтәрләрендә пациентканың ашказаны юлынан чит әйберне алулары турында хәбәр итте. Эшләпә булавкасын кыз башына яулык бәйләгәндә  очраклы рәвештә йоткан. Ул аны тешләре белән кысып торган булган...

Дәваханәдә пациентка ашыгыч рәвештә эзофагогастроскопия үткәрәләр. Булавканың очлы башы ашказаны юлының лайлалы тышчасына кадалган. Ул аны үтәли тишеп чыгарга да мөмкин иде. Нәтиҗәсе ул вакытта бик аяныч булыр иде”, -  ди министр.

Табиблар эшне тиз тотканнар – операцияләр ясаучы бригада чит әйберне 15 минут эчендә алган.

Чыганак: Башинформ

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас