Сәламәтлек
10 Ноября 2023, 09:35

Ирен чабыртса, нишләргә?

Һәркемнең шушы бәла белән очрашканы бардыр – бер дә рәхәт түгел, шулай бит?

Ирен чабыртса, нишләргә?Ирен чабыртса, нишләргә?
Ирен чабыртса, нишләргә?

Ирен ярылу, ирен чите бозылу — күп очракта организмга В2 (рибофлавин) җитмәү билгесе.
Рационга йомырка, арахис, шәфталу, кузаклы фасоль, бавыр, соя, груша, томат, кәбестә өстәргә кирәк.
Ирен чабырту  иммунитет какшаудан да була ала. Тире торышы начарлана, бактериаль инфекция, гөмбәчекләр үрчүгә юл ачыла.
Ирен ярылу кышын ешрак борчый, кайбер кешенең салкында иренне ялау гадәте бар. Моны онытырга кирәк. Туклануны үзгәрткәннән, витаминнар кабул иткәннән соң хәлләр рәтләнми икән, табибка күренегез. Өйдә дарулар савытында Ацикловир булса, тагын да яшырак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас