Сәламәтлек
10 ноябрь 2023, 18:59

Инсульт чире артырмы икән ни?

WSO эшләгән фаразларга карасаң, йөрәк кубарлык: 2050 елга инсульт чиреннән вафат булу очраклары 50 процентка артачак, имеш.

Инсульт чире артырмы икән ни?Инсульт чире артырмы икән ни?
Инсульт чире артырмы икән ни?

WSO эшләгән фаразларга карасаң, йөрәк кубарлык: 2050 елга инсульт чиреннән вафат булу очраклары 50 процентка артачак, имеш.

   Экспертлар инсультка (баш миенә кан саву) үлемгә китерүче чирләр арасында – икенче, инвалидлыкка илтүче авырулар арасында өченче урынны бирә. Шулай ук дөньяда деменциягә китерүче чирләр арасында ул әйдәүче булып тора дип тә өстиләр. Бөтендөнья инсультка каршы көрәш буенча оешма (WSO) белдерүенчә, 2050 елга бу чир 50 процентка кадәр артачак икән.

   Инсульт кагылган кешеләр саны (үлем һәм эшкә сәләтлелекне югалту очракларын да кертеп) соңгы 30 ел эчендә ике тапкырга арткан, диелә рәсми статистика мәгълүматларында. Шунысын да исәпкә алырга кирәк, чирләүчеләрнең 86 проценты түбән һәм урта керемле илләрдә яшәүчеләр. 55 яшьтән яшьрәкләр арасында инсульт авыруының арта баруы да нәкъ менә шул илләргә туры килә.

   Экспертлар әйтүенчә, әгәр фаразлар чынга ашса, 2050 елга инсульт белән чирләүчеләр саны бүгенге 6,6 миллионнан 9,7 миллионга кадәр барып басачак.

                                Чиргә ниләр сәбәпче соң?

   Белгечләр әйтүенчә, инсультка илтүче төп сәбәпләргә контрольгә бирелми торган гипертензияне, тиз вакытта күрсәтелергә тиешле медицина ярдәме булмауны, инсультны искәртү программаларының тиешенчә финансланмавын, һава пычрануны, халык санының артуын, сәламәт яшәү рәвешенә төкереп карауны һ.б. кертергә була. Моннан тыш, йогышлы чирләр дә үз өлешен кертми калмый.

   Галимнәр белдерүенчә, инсультның күп очракларын гади генә нәрсәләр белән булдырмый калырга мөмкин. Мәсәлән, кешеләр яшәү рәвешләрен үзгәртсә, сәламәт тукланса, физик активлыкта яшәсә, тәмәкедән һәм спиртлы эчемлекләрдә баш тартса – чир дә артка чигенер иде. Шулай ук инсульт сукканнан соң тәүге сәгатьләрдә нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтү бик зур роль уйный.

   Уйлап карасаң, адәм баласы инде күкләрне һәм океаннарны үзенә буйсындыра, ә менә бер нәфсенә хуҗа була алудан ерак тора. Ә бит табиблар биргән шул гади генә киңәшләрне үтәүдә күпме гыйллә бар!

Фото: xn----7sbafcqb5bw1bh8bu8j.xn--p1ai/i                                        

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас