Сәламәтлек
3 ноябрь 2023, 11:15

Сут эчүдән зыян бармы?

Дәрәҗәле BMJ медицина журналында 18 ел дәвамында алып барылган тикшеренү нәтиҗәләре басылып чыккан.

Сут эчүдән зыян бармы?Сут эчүдән зыян бармы?
Сут эчүдән зыян бармы?

Дәрәҗәле BMJ медицина журналында 18 ел дәвамында алып барылган тикшеренү нәтиҗәләре басылып чыккан.

   Менә шунда татлы суларны (моңа яңа гына сыгылган сутлар да керә) еш эчүнең кинәт үлемгә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары авыруына китерергә мөмкин булуы хакында әйтелә. Биредә үк су, кофе һәм чәй, шулай ук майсызландырылган сөтне даими эчү үлем куркынычын киметүе хакында да бәян ителә.

   Майлы сөт тә йөрәк авыруларына китерергә мөмкин, ләкин баллы эчемлекләрне еш куллану күпкә хәвефлерәк, ди тикшерүләрне алып барган галимнәр. “Шикәрне алыштыручы матдәләр кушылган сутны көненә 1 стаканнан кимрәк эчү зыянсыз, хәтта файдалы. Ә менә артыгын куллану кирәк түгел”,- дип кисәтә алар.

Фото: osnmedia.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас