Сәламәтлек
3 ноябрь 2023, 11:23

С витамины шикәр чиреннән дә дәва икән

Мельбурн галимнәре үткәргән тикшерүләр шуны күрсәтә: С витамины 2нче төр дибетка каршы көрәштә менә дигән ярдәмче икән.

С витамины шикәр чиреннән дә дәва икәнС витамины шикәр чиреннән дә дәва икән
С витамины шикәр чиреннән дә дәва икән

Мельбурн галимнәре үткәргән тикшерүләр шуны күрсәтә: С витамины 2нче төр дибетка каршы көрәштә менә дигән ярдәмче икән.

   Дикин университында үткәрелгән сынаулар көненә 2 тапкыр 500 мг. күләмендә С витамины эчү шикәр авыруына дучар кешеләрнең канында шикәр дәрәҗәсе киметүен күрсәткән.

   Сынауларда катнашучыларның күбесендә шикәр кимү 30 проценттан артык тәшкил иткән. Университет галиме Гленн Уодли сүзләренә караганда, С витамины шикәр авыруын тулысынча дәваламый, ләкин ул чирнең катлаулану куркынычын күпкә киметә. Мәсәлән, шикәр микъдаре кимү югары кан басымын һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын “тезгендә” тотарга булыша.

Фото: sport-express.ru

                                    

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас