Сәламәтлек
3 ноябрь 2023, 11:09

Холестеринны киметү үлемнән коткарамы?

   1996 елда Нобелев премиясе лауреатлары Браун һәм Гольдштейн атаклы Science журналында “Йөрәк приступлары: алар үткәндә калдымы?” дигән исем астында мәкалә бастырып чыгара.

Холестеринны киметү үлемнән коткарамы?Холестеринны киметү үлемнән коткарамы?
Холестеринны киметү үлемнән коткарамы?

1996 елда Нобелев премиясе лауреатлары Браун һәм Гольдштейн атаклы Science журналында “Йөрәк приступлары: алар үткәндә калдымы?” дигән исем астында мәкалә бастырып чыгара.

   Галимнәр анда холестерин белән көрәштә ярдәм итүче нәтиҗәле  препаратлар уйлап табылуы һәм ул алар гасырның иң аяусыз чире саналган йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларыннан котылырга ярдәм итәчәге турында яза. Бар дөньяны гөрләткән мәкалә миллионнарча кешеләрдә, медицина даирәләрендә зур өмет уята, ышаныч бирә.

   Моннан соң дистә еллар үтә, кешеләр ул  даруларны эчеп организмындагы начар холестерин дәрәҗәсен төшереп, яхшысын арттыра, ләкин... Америкада да, башка илләрдә дә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан вафат булучылар саны кимеми. Киресенчә, арта гына бара. Нәтиҗәдә, шундый фикергә киләбез: холестеринны төшерүче дарулар бар дөнья халкы көткән ышанычны аклый алмаган булып чыга бит.

Фото: rg.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас