

Табиблар ашыгыч рәвештә 68 яшьлек ханымда тавык йомыркасы зурлыгындагы таш булган үт куыгын алып ташлаганнар. Бу хакта 1 ноябрьдә социаль челтәрләрдә БР сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр итте.
Эш шунда - Кырмыскалы район хастаханәсенә пациент көчле авыртулар белән мөрәҗәгать иткән. Аны хирургия бүлегенә салганнар. Кирәкле тикшеренүләр үткәрелгәннән соң табиблар үт куыгы авыруы, кискен калькулезлы холецистит (үт куыгы ялкынсынуы) диагнозын билгелиләр. Хатынның хәле начарлангач, ашыгыч операция ясарга карар итәләр. Нәтиҗәдә, пациентның үт куыгын тавык йомыркасы зурлыгындагы таш белән бергә алып ташлыйлар.
"Үт куыгында ташлар барлыкка килү сәбәпләре - үт җыелуы һәм матдәләр алмашынуының бозылуы. Үт куыгындагы ташлар озак вакыт үзләрен берничек тә сиздермиләр. Алар елына уртача 3-5 мм тизлек белән зураялар. Шуңа күрә кеше аларның барлыкка килүе турында озак вакыт белмәскә дә мөмкин", - дип билгеләп үтте министр.
Чыганак: Башинформ