

Русиянең федераль медицина-биологик агентлыгы җитәкчесе Вероника Скворцова “РИА Новости” мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдергән. Илдә 45 яшькә кадәр булган яшьләр арасында инсульт белән егылу очраклары күбәйгәннән-күбәя. Әмма бу куркыныч чирне профилактикалау мөмкинлеге бар. “Кискен ишемик инсульт – дөньядагы үлемнәрнең һәм инвалид булып калу сәбәпләренең берсе”, - дигән ул. Киләсе 10 елда бу чир 3 тапкырга артачак. Шуңа да кешене үлемнән яисә инвалидлыктан саклап калу өчен “терапевтик тәрәзә”дән файдаланып калырга өлгерергә кирәк: кеше чирли башлау белән аңа ярдәм итәргә 3-4 сәгать вакыт бар. Ул вакыт эчендә ми тукымаларында зур үзгәрешләр булып өлгерми, шуңа да терапия нәтиҗәсен бирә.
Чыганак: gazeta.ru