

Теш авыртса, нәрсә ярдәм итә?
Сорау:
Соңгы чорда аз-аз гына тешләрем сызлаштыра башлады. Нык сызласа, табибка барыр идем инде, ә болай бармыйм да, ә үзем тынычсызланам...
Рәгинә, Чакмагыш.
Җавап:
Теш вакыт-вакыт сызлаштырып алса, суганның суын сыгып, щетканы яки мамык кисәген шунда чылатып, авырткан урынга сылагыз. Моны көненә берничә тапкыр кабатласагыз, тешләрегез ныгыр.
Ләкин... әгәр дә тештә кариес бар икән, бу чараны без табибка барып дәваланганчы кулланып торырга киңәш итәбез. Бозылган тешләрне дәвалауны озакка сузарга ярамый, моның бик тә үкенечле нәтиҗәләргә китерүе мөмкин.
Фото: ls-stom.ru