

“Гадәттә, алар кискен ялкынсыну булганда авырта”,- дип җавап бирә бу сорауга табиблар.
Бу очракта шулай ук тән температурасы күтәрелү, кан һәм бәвел анализларында ялкынсыну булуын күрсәткән үзгәрешләр күзәтеләчәк (лейкоцитлар һәм эритроцитлар күләме арту). Шул ук вакытта бәвел белән бергә аксым югалу да артачак – тәүлегенә 0,15 граммга кадәр.
Әгәр бәвел анализы күрсәткече яхшы икән, бөердә ялкынсыну процессы булмый. Әгәр анализ нормада, температура юк икән, авырту күзәтелсә дә, проблема бөердә түгел дигән сүз. Гомум кан анализын да карарга кирәк, әлбәттә, ялкынсыну булганда лейкоцитлар күләме 9дан арта.
Фото: medyunion.ru