

Русиядә яшәүче халыкның нибары 1 процентында гына сау-сәламәт тешләр икән. Үсмер чорына кергәндә балаларның 3-4 теше бөтенләй юкка чыккан яки яматылырга өлгергән була.
Көнбатышта тешләрнең саулыгын саклауга игътибар зур. Анда, мәсәлән, соңгы 25 ел эчендә теш белән бәйле чирләр 10 мәртәбәгә кими төшкән. Моның сәбәбен белгечләр андагы табибларның халыкка тешләрне ничек дөрес чистартырга, сакларга өйрәтүләре белән аңлата.
Теш табиблары тешләрне иртәнге якта 30-40 секундта, ә йокларга ятар алдыннан 3-4 минут дәвамында чистартырга киңәш итәләр. Шулай иткәндә, кешеләрдә кариес башлану куркынычы 30 процентка, ә пародонтоз чире 90 процентка кими диләр.
Фото: bryansku.ru