Сәламәтлек
27 октябрь 2023, 11:21

“Мәхәббәт эликсиры” ярдәм итәр

   Элек-электән үк кайсыбер ризык һәм эчемлекләр дәртне арттыручы дип саналган.

“Мәхәббәт эликсиры” ярдәм итәр“Мәхәббәт эликсиры” ярдәм итәр
“Мәхәббәт эликсиры” ярдәм итәр

Элек-электән үк кайсыбер ризык һәм эчемлекләр дәртне арттыручы дип саналган.

   Әгәр сөйгәнегезне үзегезгә “бәйләп” куясыгыз килсә, аны мәхәббәт эликсиры эшләп сыйлагыз, дуслар. Бу шифалы эчемлекне дәрт белән, чын күңелегезне салып ясау сорала.

   Эчемлекне әзерли башлаганда кәефегез күтәренке булсын, башыгызда бер генә кара уй да булмасын.

   Шифалы эчемлек өчен кирәкле ризыклар: 5 өлгергән абрикос яки сыйфатлы күрәгә, 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы бал, бер стакан коры ак шәраб, кабыксыз кыздырылган 5 урман чиклавеге.

   Абрикосларның төшләрен алып, әрчергә һәм чикләвек төше белән изәргә кирәк. Шуннан инде башка компонентларны да кушып, миксерда тугларга һәм суыткычка куярга кирәк. Парлашып эчәр алдыннан селкеп болгатырга онытмагыз.

Фото © i.ytimg.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас