Сәламәтлек
25 Октября 2023, 17:16

Казан табибы - Рекордлар китабында

Казан шәһәрендә яшәүче табиб, балалар хирургы Дмитрий Осипов сабыйга кан тамырлары операциясе ясаган һәм Русия рекордлар китабына кертелгән.

Казан табибы - Рекордлар китабындаКазан табибы - Рекордлар китабында
Казан табибы - Рекордлар китабында

 Шунысын да әйтергә кирәк, бу инде докторның икенче рекорды. Бу хакта  республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

Сентябрь аенда хастаханәдә 1 ай да 9 көнлек балага ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Кызның уң җилкә артериясендә ялган аневризм булган. Аневризманың диаметры 4,5 см, артериянең тышкы диаметры 1,8 мм тәшкил иткән. Баланың әнисе веноз пункциясе урынында диаметры 3 мм кадәр булган шешенүне күрә, соңрак уң терсәк бөгелүендә барлыкка килү 15 мм га кадәр арта. Шуннан соң баланың әнисе участок педиатрына мөрәҗәгать итә. Табиб әни белән баланы ресблика хастаханәсенә җибәрә, анда уң җилкәсендә тикшергәндә күп күләмдә үлчәүле шеш формасындагы түгәрәк формация ачыклана. Табиблар билгеләп үткәнчә, хастаханәдә яткан вакытта шеш формасы үскән. Табиблар консилиумы ашыгыч рәвештә операция ясарга карар итә: аневризманың өзелү куркынычы бар, ул аневризманың куышлыгындагы алка артерияләренең тромбоэмболиясенә, уң алка ишемиясенең үсүенә китерергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, дөньяда аяк-кулларның тумыштан килгән аневризмы 45 очрак тасвирланган, ә нәкъ менә иңбаш артериясе аневризмы белән табиблар 14 тапкыр гына очрашкан. Олы кешенең иңбаш артериясенең диаметры якынча биш миллиметр, ә ике айлык биш килограммлы баланың диаметры күпкә кечерәк. Дөнья рекорды Америкада куелган: мондый тумыштан аневризмалы иң кечкенә балага ярты яшь булган, аңа зур Америка медицина үзәгендә операция ясаганнар. "Хәзер исә соңгы ике рекорд Казандагы республкиа хастаханәсе һәм Доктор Осиповныкы, Русия Рекордлар китабында протоколланган», – диләр медицина учреждениесенең матбугат хезмәтендә. Шулай итеп, ике айлык биш килограммлы Ралина һәм 3,820 килограммлы бер айлык сабый табиблар саклап кала алган дөньядагы иң кечкенә балалар булып чыкты. Әлеге вакытта баланы өенә кайтарып җибәргәннәр.

Чыганак: tatpressa.ru

atar-inform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас