

Шикәр авыруына каршы халык медицинасы рецептын тәкъдим итәргә булдык әле, дуслар.
Бүген канында шикәр микъдаре күтәрелеп киткән кешеләр саны артканнан-арта бара. Кызганычка каршы, күпләр халык медицинасы биргән киңәшләргә колак та салып тормый, тизрәк химик препаратлар куллана башлый. Ә бит тиешле диета тоткан һәм халык рецептларын кулланган күп кешеләр авыруны чигенергә мәҗбүр итә.
Рецепт болай: 25 грамм нарат җиләге яфрагына, 25 грамм тигәнәк тамыры кушып, термоска салабыз. Аннан шуның өстенә 200 мл. кайнап тораган су коябыз да, 2 сәгать дәвамында төнәтәбез.
Ашар алдыннан көненә 3-4 тапкыр берәр аш кашыгы кабып куябыз.
Фото: cs13.pikabu.ru