Сәламәтлек
24 октябрь 2023, 16:04

Виноград нинди чирне җиңә?

Барыбыз да җиләк-җимешне бик ярата.

Виноград нинди чирне җиңә?Виноград нинди чирне җиңә?
Виноград нинди чирне җиңә?

Барыбыз да җиләк-җимешне бик ярата. Чөнки алар кеше сәламәтлеге өчен бик тә файдалы. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен табиблар күрәгә, йөземне дә ешрак ашарга киңәш итәләр.

   Лондонда чыга торган матбугат басмаларының берсендә бик тә кызыклы мәкалә дөнья күргән: анда күпсанлы тикшерүләр үткәргән галимнәрнең эш нәтиҗәләре басылган. Белгечләр шуны ачыклаган: Франция, Италия һәм Испаниядә яшәүче кешеләр яман шеш авыруы белән, башка илләрдә яшәүчеләр белән чагыштырганда, күпкә сирәгрәк авырыйлар икән. Галимнәр моны аларның виноград шәрабын күп эчүләре белән аңлаткан.

   Русиядә эчкечелек – иң зур проблемаларның берсе. Шуңа күрә дә эчкелек белән бәйле булган башка күп чирләрнең еш теркәлүе турында да онытырга ярамас. Безнең халыкка шәрап эчәргә түгел, ә кибетләребездә күпләп сатылучы тәмле виноград җимешен алып ашарга тәкъдим итәбез. Хәзер инде һәр икенче бакчачы виноградны үз ихатасында үстереп, тәмле итеп компотларын һәм кайнатмасын да әзерли. Менә шулар белән сыйлану – иң яхшысы булыр, дуслар.

   Виноградның нәрсәсе файдалы икән, дисезме? Андагы “ресвератроль” дип аталган шифалы матдәнең шифасы бихисап, ди белгечләр. Әйткәндәй, арахис чикләвегендә дә күп ди ул.

Фото: ru.freepik.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас