

Бу даруны суыткычта сакларга кирәк.
Борын-борын заманда капка төбендә утырган бабайлар, искә алганыгыз булса, тезләрен уып утыра иде. Бу өлкәннәрнең кулларының һәрвакыт нидер эшләргә күнегүеннән бер гадәттер, яки тезен җылытадыр, дип уйлаганбыздыр. Соңгысы дөреслеккә якын булган. Чынлап та, тезләрен уган бабайлар үзләрен дәвалап утырган ләбаса. Тез башында сәламәтлеккә йогынты ясый торган бик мөһим нокталар урнашкан. Тезләрне җылыда тоту, аларны тәрбияләү бик мөһим эш икән. Менә бүген сезнең игътибарга бик мөһим бер киңәш язабыз. Сез аның файдасын күрерсез дип ышанабыз.
Тезләр сызлаганда менә шундый гади генә дару ясап дәваланып була. Моның өчен йод белән сарымсак кирәк булыр. Икесе дә кул астында булучан.
Ясыйбыз: 25 миллилитрлы 2 флакон йод, 5 тырнак сарымсак кирәк булачак.
Сарымсакны уып, йод белән кушабыз.
Шул катнашманы бер атна караңгы урында төнәтәбез. Вакыт-вакыт болгатып торабыз. Мамыклы таякчык белән иртә-кич тезләргә сөртәбез. Тезләр авыртканда шулай эшләсәк, сызланып йөрмәбез.
Белү мөһим: даруны суыткычта саклагыз.