+20 °С
Болытлы


Мельбурндагы Дикин университеты галимнәре раславынча, даими рәвештә С витамины куллану 2 типтагы шикәр диабетына каршы көрәшергә ярдәм итә. Бу витаминны кабул итү кешеләрнең канында шикәр күләмен киметә икән.
Әлбәттә, витамин чирне тулысынча дәваламый. Ләкин 500шәр мг. С витаминын көненә ике тапкыр куллану канда шикәр күмәмен сизелерлек төшерергә ярдәм итә, ди галимнәр. Шулай ук ул югары кан басымын һәм йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын “йөгәнләргә” булыша.
Фото: 366.ru