Сәламәтлек
12 октябрь 2023, 07:10

Яман чирдән нинди гөмбә булыша?

Табиб-диетолог Елена Соломатина  шул хакта сөйләгән.

Яман чирдән нинди гөмбә булыша?Яман чирдән нинди гөмбә булыша?
Яман чирдән нинди гөмбә булыша?

 

Шампиньоннар онкологик чирләрне профилактикалауда ярдәм итә икән. Табиб-диетолог Елена Соломатина “Москва 24” каналына биргән интервьюсында шул хакта сөйләгән. Моңардан тыш, бу төр гөмбәләр атеросклероздан да ярдәм итә икән. “Шампиньонда клетчатка булу сәбәпле, организмнан артык шикәрне, холестиринны чыгарырга ярдәм итәләр һәм липид профилен яхшырталар”, - ди табиб. Бу төр гөмбәләрдә, шулай ук, күп файдалы матдәләр – селен, бакыр, В төркеме витаминнары бар. “Организмга селен җитмәсә, калкансыман биздә проблемалар башлана, аның эшчәнлеге акрыная һәм гипотиреоз башлана. Бакыр  - тәннең сыйфатлы булуы өчен җавап бирә. В төркемендәге витаминнар метаболизм процессларын яхшырта.  

Чыганак: tatpressa.ru

pichold.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас