Сәламәтлек
8 октябрь 2023, 07:24

Нинди тәмле ризыклар зыян китерә?

Аларны чи килеш ашарга ярамый!

Нинди тәмле ризыклар  зыян китерә?Нинди тәмле ризыклар  зыян китерә?
Нинди тәмле ризыклар зыян китерә?

Аларны чи килеш ашарга ярамый!

🥜 Чи фасольдә аксым лектиналары бар, алар бик зарарлы санала һәм көчле агулануга китерә. Пешергәндә алар юкка чыга, шуңа күрә фасольне салкын суда тотарга һәм 30 минут булса да пешереп алырга кирәк.

🍐 Абрикос, персик, алма һәм груша төшләрен чи килеш ашый күрмәгез. Аларда цианидка әверелүче матдә бар.

🍄 Кыргый гөмбәләр агаритин токсины туплый, алар бары тик кайнатканда гына бетә.

🍆 Баклажанны да чи килеш ашасаң, бик көчле аллергия бирә. Моннан тыш, бу яшелчәдә соланин бар. Бу токсин шулай ук яшелләнгән бәрәңгедә була.

🌭 Сосиска һәм сарделькаларны чи килеш кулланырга киңәш ителми — бу ит ризыклары эчәк таякчыгы яки листерия белән зарарланган булырга мөмкин.

 

Фото: аватарс.мдс.яндекс

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас