Сәламәтлек
7 октябрь 2023, 05:31

Эченнән 300грамм магнит кисәкчәләре алганнар

Республикабызының Югары Яркәй табиблары 32 яшьлек пациентның гомерен коткарып калган.

Эченнән 300грамм магнит кисәкчәләре алганнарЭченнән 300грамм магнит кисәкчәләре алганнар
Эченнән 300грамм магнит кисәкчәләре алганнар

Бу хакта социаль челтәрләрдә БР саулык саклау министры Айрат Рәхмәтуллин язып чыкты.
Авыру каты авыртынулар белән дәваханәгә эләккән. Ул табибларга үз белдеге белән "дәвалануын" әйткән һәм бик нык итеп эче авыртуына зарланган. Баксаң, ул интернеттан вакланган неодим магнитлары суы белән "дәвалану" ысулы турында белгән. Тик менә магнитлы су эчә башлаган авыруның хәле мөшкелләнгәннән-мөшкелләнә генә барган.
Рентген тикшерүе вакытында ир-егетнең ашказанын 20 сантиметрга кадәр сузып төшергән чит матдәләр табылган. Хирурглар операция ясарга карар итә. Операция 2,5 сәгать барган һәм пациент эченнән 300 грамм магнит кисәкчәләрен җыеп алганнар.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас