Сәламәтлек
6 октябрь 2023, 07:49

Тәнеңне язарга иренмә!

Сәламәт булырсың.

Тәнеңне язарга иренмә!Тәнеңне язарга иренмә!
Тәнеңне язарга иренмә!

Бүген дөньяда миллионнарча кеше югары кан басымы белән интегә. Күпләр гомере буена дару төймәләрен эчәргә мәҗбүр, шунсыз яшәүне алар күз алдына да китерә алмыйлар.

   Дарусыз гына чирдән котылу мөмкинме? Киңкырлы тикшерүләр үткәргәннән соң, галимнәр, нәтиҗәләрне бәяләп, физик күнегүләрнең гипертониягә каршы даруларга караганда да тәэсирлерәк чара булуын билгеләгән.

   Галимнәр белдерүенчә,  физик күнегүләр кешенең яше, гәүдә авырлыгы һәм кан басымы дәрәҗәсенә карамастан, бик тиз арада файда китерәләр икән. Бу исә йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм паралич сугу ихтималын күпкә киметә икән.

Фото: ru.pinterest.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас