Сәламәтлек
6 октябрь 2023, 08:35

Секс кешене яшәртәме, әллә...?

Күпләр: “ сексуаль тормыш белән яшәү кеше организмына бик тә уңай тәэсир итә, бу кешегә яшь һәм сәламәт булып калырга ярдәм итә”, дип ышана.

Секс кешене яшәртәме, әллә...?Секс кешене яшәртәме, әллә...?
Секс кешене яшәртәме, әллә...?

Күпләр: “тулыканлы сексуаль тормыш белән яшәү кеше организмына бик тә уңай тәэсир итә, бу кешегә яшь һәм сәламәт булып калырга ярдәм итә”, дип ышана.

   Бу фикерне әлегә кадәр медицина форумнарында да тәгаен генә кире какмадылар. Ләкин Калифорния университеты галимнәренең соңгы чорда үткәргән җитди тикшерүләре... җенси активлыкның кешене иртә картайтуын дәлилләгән. Алай гына да түгел, артык еш мәхәббәт белән шөгыльләнү... баш һәм арка миенең әкренләп кибүенә булышлык итә икән.

   Тикшерүләрдә катнашкан галимнәр моны сексуаль яктан артык актив кешеләрнең канында җенси гормоннарның артык күп булуында күрә. “Нәкъ менә шулар баш миенең нерв күзәнәкләренә тискәре йогынты ясыйлар да инде”, дип белдерә алар. Күселәр ярдәмендә ясалган тәҗрибәләренә таянып, әнә шундый нәтиҗәгә килгәннәр галимнәр...

Фото: .zdorovieinfo.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас