

Чакмагыш районы – элек-электән умартачылары белән дан тоткан, балчылык товарларының югары сыйфаты белән шөһрәтле як. Элегрәк районның данлыклы бал ярминкәләре почтамп янында оештырылган булса, быел ул гаилә белән ял итү паркында уздырылды. Бу очраклы хәл түгел, чөнки әлеге паркта мондый саллы бәйрәмнәр һәм фестивальләр үткәрү өчен барлык шартлар булдырылган.
Бәйрәм территориясенә парк капкасыннан үтеп керүгә үк искиткеч дәрәҗәдә бизәлешле, бал һәм башка телне йотарлык сый-нигъмәтләрдән күргәзмә өстәлләре чын-чыннан сыгылып тора иде. Районның мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр дә төрле кызыклы, тематик костюмнар, милли колоритлы киемнәрдән яхшы кәеф бүләк итеп каршылады, халкыбызның уңганлыгын тагы бер мәртәбә исбатлады. Күргәзмәләрне җитди итеп, һәркайсын иҗади караш белән әзерләгәннәр. Җырлы-моңлы, нәфис сүзле презентацияләр шулкадәр күркәм булды. Аларны жюри лаеклы рәвештә бәяләде.
Умарта тоту җиңел эш түгел, бал кортлары кебек тырышырга туры килә. Ә моның өчен тәҗрибә, белем һәм осталык кирәк. Осталык дәресләренә “Умартачылык серләре” клубында өйрәнеп була. Киңәшүләр, сорашулар биредә бик күп булды. Әгъдәл Низаевның “Умартачы буласың килсә”, “Ел мизгелләрендә бал кортлары белән эшләү” һәм “Бал бабай хикмәтләре” исемле китаплары да яңа гына умартачылык белән мавыгып китүчеләр өчен дә, һәвәскәрләргә дә – өстәл китаплары. Аларны бик теләп, рәхмәтләр укып кулланалар.
Бу көнне нинди генә мавыктыргыч чаралар, конкурслар, үтмәде паркта!
Яшьтән үк умартачылыкка мәхәббәт тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Менә мастер-класслар аркылы аның берничәсен җирле балалар иҗат үзәге күрсәтте. Гомумән, бал кортлары — табигатьнең асыл могҗизасы ул. Татлы да, шифалы да балы – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Бал кортларын үрчетүчеләр татлы балга гына туенмый, бәлки бал сатып тормыш- көнкүреш хәлен дә яхшырта. Бәйрәм халык күңеленә хуш килде һәм ел саен бу чараны үткәрергә кирәклеге турында тәкъдим ителде.
Юлай НИЗАЕВ.