Сәламәтлек
3 октябрь 2023, 06:58

Хезмәттәшем белән горурланам

Гомерләр тиз үтә. Хезмәт елларыбыз үтеп, күптән инде пенсия яшенә дә җиттек. Әмма озак еллар буена бер өлкәдә эшләп, күңелләрдә тик якты хисләр генә калдырган хезмәттәшләр, еш искә төшеп, җанда җылы истәлекләр уята.

Хезмәттәшем белән горурланамХезмәттәшем белән горурланам
Хезмәттәшем белән горурланам

Гомерләр тиз үтә. Хезмәт елларыбыз үтеп, күптән инде пенсия яшенә дә җиттек. Әмма озак еллар буена бер өлкәдә эшләп, күңелләрдә тик якты хисләр генә калдырган хезмәттәшләр, еш искә төшеп, җанда җылы истәлекләр уята.

   Бүген мин шуларның берсе, бар булмышын Чакмагыш районы саулык саклау тсистемасының стоматология хезмәтенә багышлаган табибә Рәзилә Тимергали кызы Рәфыйкова-Хаҗиева турында бәян итәргә телим.

   Гүзәл табигатьле Туймазы районы Кандра посёлогында туган Рәзилә ханым.  Яшьтән үк ягымлы, чая, уңган кыз булып үсә. Урта мәктәптән соң, Башкорт медицина институтына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлагач, Чакмагышка эшкә килә. Шуны да әйтеп үтим әле:  ул Уфада медицина институтында ачылган стоматология

факультетының беренче чыгарылыш студенты. Бу курс студентлары

республиканың стоматология хезмәтенә яңа сулыш өреп, аны моңа тиклем булмаган югары биеклекләргә күтәрүгә зур өлеш керттеләр.

   Рәзилә Тимергали кызы да Чакмагышка килгәч тә, район стоматология хезмәтен җитәкли башлап, аның уңышлы эшен тәэмин итте. Бердәм көчле коллектив туплау белән беррәттән, матди-техник базаны ныгытуга да күп

көч салынды. Ул елларда бар җиһазларга да  кытлык  мөһере сугылган, һәр кәнәфи, бор машинаны табу тарихын мин үзем дә яхшы хәтерлим. Ә һәр көн кирәк булган пломба материаллары, даруларны әйтеп торасы да юк.

   Шулай булса да нидер җитми торып, халыкка хезмәт күрсәтә алмый торган чакларны хәтерләмим. Аның тырышлыгы аркасында районның стоматология хезмәте, республика күләмендә югары биеклекләргә күтәрелеп, һәрчак алдынгы

урыннарны биләде. Күрше-тирә районнарга безнең эшне үрнәк итеп күрсәтә иделәр. Җитәкчебез уңышлы табиб булу белән беррәттән, яхшы психолог та була белде. Ул коллективның һәр әгъзасын а булып, аларны ныклы аякка бастырган кеше дә ул.

   Тату, уңган, бер юнәлешкә караган, бер һөнәри кыйблага йөз тоткан коллективта эшләү һәрберебезгә дә күңелле булды, пациентларыбызның рәхмәтләрен ишетеп хезмәт салдык .

   Медицинада эшләү туктаусыз үз өстеңдә эш, яңалыклардан артта калмауны таләп итә. Ул бу өлкәдә дә уңган булды. Беренчеләрдән булып медицина фәннәре кандидаты исеменә лаек булды.

   Шуны да әйтим инде, Рәзиләнең ике апасы да галимәләр, бер гаиләдән өч фән иясе чыккан. Рәзилә Тимергали кызының тырыш хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да югары баһаланды. Аңа Башкортстан республикасының Сәламәтлек саклау отличнигы исеме бирелде, Башкортстан һәм Русия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары

белән бүләкләнде һәм аның күкрәген Русия стоматология ассоциясенең Стоматология отличнигы медале бизи.

   Хезмәт уңышлары мактауга лаек Рәзиләбезнең шәхси тормышы да үрнәкле. Мөнәвир Мөдәрис улы белән тормыш корып, үзләре кебек уңган кыз һәм ул тәрбияләп үстерделәр, аларны “башлы-күзле итеп”, бүгенге көндә дүрт онылары бар. Балалары да белемгә омтылучан булдылар, икесе дә институт, аспирантуралар тәмамлап, үз белгечлекләре буенча уңышлы эшлиләр.

   Укып чыгып, бер урында 39 ел хезмәт салган хаклы ялдагы хезмәттәшем әле дә тик утырмый, төрле җирләргә сәяхәтләр кыла, балалар-оныклар хәстәре белән яши, коллегаларының хәлләрен белешеп тора, яшь табибларны да киңәшләреннән калдырмый. Хезмәттәшемә ихтирамым зур, алдагы гомерендә дә уңышлы яшәвен телим. Дөнья ямен тоеп, тазалыкта, балалар

сөенечендә, оныклар куанычында яшәргә язсын.

                                                        Сәмига НИЗАЕВА.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас