Сәламәтлек
3 октябрь 2023, 08:45

Аек яшәүдә үрнәк без

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Аек авыл: гражданлык инициативасы һәм социаль практикалар” дип аталган төбәкара семинар-киңәшмә үтә.

Аек яшәүдә үрнәк безАек яшәүдә үрнәк без
Аек яшәүдә үрнәк без

Уфаның “Торатау” конгресс-холлында “Аек авыл: гражданлык инициативасы һәм социаль практикалар” дип аталган төбәкара семинар-киңәшмә үтә. Оештыручылары - Бөтендөнья башкортлар корылтае һәм БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы.

Әлеге чарада “Аек авыл” конкурсының республика һәм муниципаль оештыру комитеты әгъзалары, Русиянең төрле төбәкләреннән спикерлар, “Аек авыл” һәм “Аек Башкортстан” проектында катнашучылар, иҗтимагый активистлар катнаша.

Башкортстанда соңгы елларда эчкечелек белән көрәш буенча бай тәҗрибә тупланган. Бүген шул тәҗрибә белән ил күләмендә  бүлешәләр.

“Аек авыл” республика конкурсы координаторы, медицина фәннәре докторы, БДМУ профессоры Сәлия Морзабаева әлеге конкурсның үзенчәлеге дип бөтен министрлыклар һәм ведомстволарның җәлеп ителүен атады. Грант кысаларында Бөтендөнья башкортлар корылтаена проектны тормышка ашыру өчен акча бүленә. Беренче елдан соң акча фонды төбәк Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан  миллион ярымнан 40 миллион сумга кадәр арттырылды.

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас